Яндекс.Метрика

25 февраля, 2013

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.




21-25 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” дүртенче тапкыр “Арт-Галерея” күргәзмәсен кабул итә. Анда төрле юнәлештәге сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Әлеге традицион чараның максаты – сәнгать осталарына ярдәм итү, аларның иҗатын популярлаштыру. Чара рәссамнарны, фотографларны, антикварчыларны, иҗат берләшмәләрен, музейларны һәм махсус уку йортларын бер мәйданга җыйды. Ярминкәдә сынлы сәнгать әсәрләре, графика, фоторәсемнәр, скульптура үрнәкләре, галереяләр, архитектура остаханәләре, антиквариат, шамаилләр, икона сәнгате әсәрләре, милли киемнәр, буяулар, бүләкләр һәм сувенирларга кадәр тәкъдим ителә.
“Арт-Галерея” казаннарда зур кызыксыну уятты


Рафаэль Дәвәтаев 
24 февраль көнендә Сембер татар мәдәни үзәге бинасында "Каурый каләм эзеннән" исемләнгән язучылар очрашуы узды. Чараны оештырдылар Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәни үзәк хезмәткәрләре, алып барды Мәләкәс шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин. Очрашу шыйгырь уку һәм музыкаль номерлар белән тулы иде.

Өлкәнең төрле почмакларыннан җыелган милләттәшләребез һәм Татарстаннан кунаклар да булды. Җирле язучыларны Марат Әббәсовны(Иске Кулаткы), Наҗия Шагаеваны(Чынлы районы), Равил Шәфигуллинны Татарстан язучылар рәисе урынбасары Данил Салихов һәм "Өмет" газетасы редакторы Исхак Хәлимов бүләкләделәр, бүләк алучылар булды Сембернең 17 санлы китапханәсенең миллиҗанлы хезмәктәре Гөфия Сәмигуллина.

Хәйдәр Мәсаутов "Чишмә" телевизион тапшыруын күренмәгәнгә борчылу белдерде, программа алып баручысы Рамилә Сафина тапшыруның март аенда чыгачагы турында белдерде.

Музыкаль тәнәфесләрдә моңлы җырларны Илдар Мөхәммәтҗанов, Җәмилә Мифтахова, Әлфия Рамазанова һ.б. башкардылар.

Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
«Каурый каләм эзеннән»(фото+видео)