Яндекс.Метрика

«Тукай минем күңелдә» + концерт(фото+видео)

26 апреля, 2013
24 февралдә Сембер татар мәдәни үзәгендә Габдулла Тукайның туган көнендә багышланган чараларның бер өлеше булды.

Фоейда рәссамчы Ирек Нуртдинов һәм Тукай әкиятләреннән геройлары сүрәтләре Сембер шәһәренең төрле мәктәпләрендә яшәүче 11-15яшьлек милләттәшләребез «Тукай минем күңелдә»  күргәзмәсе урнаштырылды.

Шулай ук концерт залында мәдәни үзәкнең хезмәткәре  Алсу Әлмәтова җитәкләгән «Кыңраулар» ансамбленда йөрүче балалар концерт тәкдим иттеләр. Концерт тәмамлангач
«Кыңгыраулылар»  Рәмис Сафин татар автономиясе җитәкчесе буларак калькулятор, грамоталар һәм  Тукай әкиятләре китаплары белән  бүләкләде.




SAM_1438
Татар халкын берләштерүдә виртуаль мәйданчык кирәк – “Татар иле” проекты шушы төп идеологик фикергә туры килергә тиеш, дип саный Руслан Айсин.
 (Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда 26 апрель – Туган тел көне. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина “Татар иле” Интернет-проекты турында ачыклык кертер өчен оештырылган матбугат конференциясен Туган тел көне белән котлаудан башлады.
Бөтен дөнья татар яшьләре өчен моннан 2 ел элек гамәлгә ашырыла башлаган http://tatarile.org мәгълүмати-ресурс татар социаль челтәрен формалаштыруның I этабы тәмам — “Белем.ру” ҖЧҖ директоры һәм әлеге проект концепциясе авторы Раил Гатауллин шулай дип игълан итте һәм эшләнгән эшкә хиап тотты, төгәлрәге, “Татар иле”н презентацияләде (хәер, былтыр 6-9 декабрь көннәрендә уздырылган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда ул ТР Президентына презентацияләгән иде инде). Аның сүзләренчә, I этапта мәгълүмати-ресурс бүлекләрен, татар теленә өйрәнү буенча онлайн системаны, “Аралашу” бүлеген эшкәртү планлаштырылган булган.
Мәгълүмати-ресурс бүлекләре дигәннән, ул Интернет челтәренең татар сегменты интернет-проектлары тупланган веб-каталог, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты сайты, онлайн энциклопедия, электрон китапханә (анда 400дән артык басма), Татарстан Республикасы һәм танылган татар шәхесләре белән бәйле мәгълүматлар, вакыйгалар турында белешмә бирә торган истәлекле даталар тупланмасы, яңалыклар (ул әлегә “Intertat” электрон газетасы редакциясе тарафыннан әзерләнә, алга таба аерым редакция оештыру күздә тотыла), тематик сораштырулар (монысы КФУның социология кафедрасы хезмәткәрләре уздыра), хәзергә 200ләп аудиоматериал тупланган аудиогалерея, 120ләп нәфис, мультипликацион һәм документаль фильм тәкъдим иткән видеогалерея (алга таба “Татаркино” фильмнарын урнаштыру ниятләнә), Татарстан һәм татарлар белән бәйле фотографияләр, татар рәссамнары картиналарыннан репродукцияләр тупланган фотогалерея кебек мөмкинлекләрдән гыйбарәт.
“Аралашу” бүлегенә исә, Р.Гатауллин сүзләренчә, 700дән артык кеше теркәлгән, көн дә 400ләбе кереп чыга, инде 60тан артык төркем формалашкан.
“Татар теле” бүлегендә тел үзләштерү 4 дәрәҗә-баскычтан тора, проектның I этабында аның беренчесе тәкъдим ителгән.
Шулай ук проект кысаларында “ВКонтакте” социаль челтәрен татар теленә күчерү эше тәмамланган, “GooglAndroid” операцион системасы (2.3 һәм 4.0 версияләре) локальләштерелгән, алга таба, ягъни II этапта “Facebook” социаль челтәрен дә татарчалаштыру, “Татар иле”нең мобиль кушымтасына күчү, татар телен өйрәнүнең IV дәрәҗә-баскычын урнаштыру күздә тотыла, дип белдерде Раил Гатауллин. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Руслан Айсин искәрткәнчә, татар халкын берләштерүдә виртуаль мәйданчык кирәк – “Татар иле” проекты шушы төп идеологик фикергә туры килергә тиеш.
Шул рәвешле, 8 дистәдән артык кешенең хезмәте кергән проектның киләчәге бар, ул уңышлы, алда аның II,.. IV этаплары булачак, дип ышандыра Нурия Беломоина. “Татар-информ” хәбәрчесенең сорауларына җавабында, “Татар иле” хәзер ведомствоара проект, аның бюджеты 14,8 млн. сум һәм алга таба да шушы сумма чигеннән чыгылмаячак, эшләнгән эшләрне тикшереп, 8 млн. сумы бюджетка кайтарылды, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәзерге вакытта проект буенча эшләнгән эшне исәпли, ягъни проектны дәүләт ягыннан кабул итү бара, дип җаваплады. Шул рәвешле, проект элек Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карамагында булса, хәзер аңа “Татмедиа” агентылыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һ.б. кушылган.
Матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм ТР халыклары телләре үсеше бүлеге ТР халыклары телләре үсеше секторы мөдире Фирая Шәйхиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы консультанты Илгизә Гомәрова, ТФАнең Энциклопедия институты директоры урынбасары Айдар Ногманов, ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова катнашып, фикер уртаклашты.
Татар заманы
“Татар иле” Интернет-проекты турында ачыклык кертелде


Тукайга багышланган чара Уфаның Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачуринның Тукай рухына догасы һәм вәгазе белән ачылды. Рәис Карачурин вәгазендә милләттәшләребезне Тукай рухына тугры калырга, телне сакларга, аны балаларга, оныкларга тапшырырга, милли үзаңны югалтмаска чакырды.

Кичәне татар иҗтимагый үзәгенең  мәдәният комиссиясе әгъзасы Динә Габдрахманова алып барды. Ул чыгышын Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөйләүдән башлады. Арытаба Тукай сүзләренә җырлар яңгырады.

Җәмәгатьчелекнең күңеленә, аеруча, Рәис Әхмәтҗанов башкаруында “Тәфтиләү” һәм Тукай сүзләренә язылган башка җырлар хуш килде. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Вил Латыйповның “Пар ат”ны гитарада уйнап башкаруы да оригинальлеге белән сокландырды. Кичәдә Фәрит Зарипов Габдулла Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде. Чарада җыр-моң  Тукай шигырьләре белән үрелеп алып барылды.


Вил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкараВил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкара
Кичә ахырында көнүзәк мәсьәләләргә сөйләшү дә узды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин “Халык идарәсе фиркасе” белән хезмәттәшлеккә чакырды: “Белүегезчә, Русиянең Халык идарәсе фиркасе Уфада оешты һәм рәсми теркәлде. Аның җитәкчесе эшкуар, медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров. Ул фирканең федераль җитәкчесе булса, мин Башкортстан буенча эшләрне алып барам. Без республикадагы барлык милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә, килешүләр төзергә карар иттек. Шуңа мин иң башта үзебезнең татар оешмаларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Фирка милли проблемаларны чишү буенча ярдәм итәргә әзер”, диде Мәҗит Хуҗин.

Чарада катнашучылар “Халык идарәсе фиркасе” татар проблемаларын үзләренең платформасына кертсә генә хезмәттәшлек итәргә әзер дигән фикергә килделәр. Платформага Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү, радио-телевидениедә татар редакциясе булдыру һәм тапшыруларны халык санына нисбәтле оештыру, татар мәгарифе проблемаларын чишү кебек мәсьәләләрне кертү кирәклеге әйтелде. Шулай ук фирка аша быел көз узачак парламент сайлауларына депутатлар үткәрү мәсьәләсе дә каралды. Анда фирка исемлегендәге беренче ун кешенең өчесе, беренче биш кешенең берсе татар оешмасы вәкиле булырга тиешлеге әйтелде. Әлеге тәкъдимнәрне эшләү өчен редакция төркеме төзелде. Алар шушыларны платформаларына керткән очракта гына фирка белән сайлауларда бергә эшләргә килешү төзиячәк.

Тукай кичәсендә чыгыш ясаучыларТукай кичәсендә чыгыш ясаучылар
Быелгы Тукай кичәләренең бу Уфада тәүгесе түгел. Берничә атна элек беренче чара Нижегородка бистәсендәге 25нче санлы мәктәптә үткән иде. Ул заманында Уфада татар теле һәм әдәбияты укытылган бердәнбер мәктәп иде. Ләкин бүгенге көндә анда туган телне белү дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Чарада катнашучыларның сүзләренә караганда, кичәгә татар сыйныфлары укучылары калмый, кайтып киткән булып чыккан. Очрашуга мәҗбүри кертелгән урыс телле укучылар очрашуга килгән шагыйрьләрнең чыгышларына “колакларын селкетеп” утырганнар. Очрашуда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары һәм яшь шагыйрьләр катнашкан иде.

Тукай көннәре уңаеннан иң зур чара 25 апрель узачак. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында “Тукай моңы” исемле чара узачак. Анда республиканың районнарыннан 400гә якын укучы килер дип көтелә. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү һәм шагыйрь иҗатын белү бәйгесендә катнашачак.

26 апрель “Башкортстанда яшәүче татар язучылары иҗаты” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аның кысасында “Башкортстан татар прозасы” исемле антологияне  тәкъдим итү чарасы да узачак.
Уфада Тукай кичәсендә сәясәт тә тикшерелде