Яндекс.Метрика

СИНБИР каласы ТАРИХЫ

24 мая, 2013

Билгеле булганча, Идел ярларында беренче булып шә —
һәрләр, илләр, хөкүмәтләр төрки телле болгар, хазар ба- баларыбыз төзи. Болгарлар белән хазарлар бер – бересеннән
ничек тә аерылмыйлар, алар — бер халык кебек булалар. Кырымнан алып Урал , Себергә кадәр башта, Итил дигән башкаладан хазарлар хөкем сөрсә, аннан Болгар исемле баш- каладан болгарлар җитәкчелек итә башлый. Монголлар басып алгач та Болгар иле Идел – Урал регионыннан кая да китми — шундук кала …
Ләкин башкаласы гына Казанга күчә. Һәм болгарлар мон — голлар тәзегән “ Алтын Урда “ империясендә, урыслар ши- келле ук, яши башлыйлар. Ә Алтын Урда халкын (граждан — нарын) европада — татарлар дип атыйлар. Шул исәптән урыс милләтеннән булганнарын да. 13 гасырдагы “Алтын Урда” зурлыгы буенча якынча – 21 гасырда барлыкка килгән СНГ территориясенә туры килә. Җирләре генә түгел, милләтләр күплелеге белән дә Алтын Урда СНГга тәңгәл була. Лә — кин еллар үтү белән Алтын Урда башка империяләр шикелле ук таркала башлый: Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татар ханлыкларына, Нугай урдасына, Казах, Үзбәк ханлыкларына, Мәскәү урыс дәүләтенә …

Казан, Әстерхан, Себер һәм Кырым болгар — кыпчакларын
хәзерге заманга кадәр “ татарлар “ дип атыйлар…

( “Кавказ татарларын” Бөек Октябрь революциясеннән
соң гына – “ азербайҗаннар ” дип йөртә башладылар).
20-нче гасыр ахырларында, чираттага мәртәбә, татар күп — ләп яшәгән шәһәрләрдә “ Без татарлар түгел , без – болгар- лар ! “ — дигән девиз белән иҗтимагый берләшмәләр барлык- ка килә башлый. Ләкин халкыбызның икенче яртысы “ татар ” – ул Алтын Урда кешесе, гражданины дигәнне
генә аңлата : “ россиянин ”, “ американец ” кебек. Һәм ” Болгар ” исеменә кайту мәҗбүри түгел диләр …
Алтын Урда империясе таркалгач Мәскәү дәүләте 231 ел эчендә барлык болгар – татар ханлыкларын да мәкер — хәйлә, канкойгыч сугышлар белән басып ала …
Казанны басып алуга аз вакыт узганга болгар – татар җирләрен “ үзләштерер ” өчен Мәскәү падишасы Алексий урыслар өчен чит–ят булган Урта һәм Түбән Идел ярларына һәрби көчләрен җибәрә.
Безнең Синбир шәһәрен торгызып, аның урынына урыс
хәрби ныгытмасын төзү нияте белән воевода Богдан Хитров
казаклар (кыпчак-болгар — татар сүзе: качак — кацак — казак ) , солдатлар белән килеп җитә .
Ул килгәндә монда бер болгар-татар авылы һәм мордва авылы шау–гөр килеп яшәп тора.Авыллар янында күп санлы
җимерелгән шәһәр калдыклары , каберлекләр җәелеп ята.
Иң зур каберлек Синбир тавы (Венец) буена урнашкан —
киңлеге 140 метр, ә озынлыгы күп мәртәбә озынрак була. Синбирне талау– җимерүгә урыс князләре, монгол ханнары
һәм дә үзбәк эмире Аксак Тимур зур-зур өлеш кертәләр.
Богдан Хитрово үзе дә керәшен татары, сугышчылары арасында да болгар–татар кешеләре булган дигән фараз бар.
Ә инде Синбирск һәрби ныгытмасын төзегәндә шундагы авыл халкы азык – төлек һәм үзләренең көч – күәтләре белән булышуы бәхәссез. (Шулай итеп 17 гасырда бол- гар- татар шәһәре СИНБИР урыс хәрби ныгытмасы СИНБИР- СКка әйләнә. Ә 19 гасырдан СИМБИРСК була. 20 гасырда- УЛЬЯНОВСК исеме бирелә ).
Урта гасыр болгар – татар документларында Синбир каласының матур мәчет- мәдрәсәләре, данлы дин әһелләре турында язып калдырылган.
Безнең Синбир каласын урта гасырдагы италия, франция сәяхәтчеләре дә үз карталарына төшергәннәр. Димәк, Син-
бир — Ульяновск шәһәренә 360 ел гына түгел, ә күпкә артык!

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.


В Казани состоялся Четвертый Всероссийский мусульманский форум, на котором собрались около 700 татарских религиозных деятелей - муфтиев, имамов, мухтасибов и ученых из 65 областей и республик страны. В нем приняли участие и наши имамы. Всего с районов «Южного куста» Ульяновской области было делегировано 55 человек. Читать далее
Наши имамы –участники Всероссийского мусульманского форума.