Яндекс.Метрика

2 июня, 2009

Татар яшьләре үзәге ниятләре изге – “Өмет” газетасы, №26(910), 2007 ел»

Исхак Хәлимов

— Илдар әфәнде, яңа гына аякка басып килүче Татар яшьләре үзәгенең төп максатлары нидән гыйбарәт?

— Буген безнең алда яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларны туры юлга бастыру, иманга кайтару бурычы тора. Шушы максаттан чыгып, «Татар яшьләре узәге» дип аталган иҗтимагый оешма булдырырга ниятләдек. Оешмабыз кыска гына вакыт эчендә татар-мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия иңдерү, милли мәдәният һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә шакгый гына эшләр башкарырга өлгерде.

— Менә шул изге эшләрегез белән газета укучыларыбызиы да таныштырып үтсәгез иде.

— Агымдагы елньң январь аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчеләре Семберә булып киткәннән соң боз урыныннан кузгала башлады. Казанлылар безгә, чью мәгьнәсендә, канат куеп калдырды. Рухланып һәм дәртләнеп китеп, иң әүвәл «Арбат» күңел ачу үзәгендә «Татар егете» дип исемләнгән конкурс үткәрдек. Тамаша залынын егет-кызлар белән шыгрым тулы булуы кәефләрне тагьш да күтәреп җибәрде. Ә 28 нче мәктәп базасында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уңышлы узды. Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы татар балалары анда бик теләп катнаштылар. Ульяновскиның кыяга менү буенча федерациясе җитәкчесе Эльмир Низамов инициативасы белән табигать кочагына поход оештырдык. Ә ике төбәк арасында элемтәләрне ныгыту ниятеннән чыгып, Татарстанның Түбән Кама шәһәренә сәфәр кылдык. Ульяновск шәһәрендә гөрлап узган мөһим чара — Милли мәдәниятләрнең халыкара яшьләр ассамблеясеннән да читтә калмадык. Шушы көннәрдә генә мәркәзебез Казанда халыкара лагерьда һәм «Яшьләр диалогы: “Ислам конференциясе оешмасы – Россия” дип исемләнгән конференциядә катнашырга насыйп итте.
Яңа шәһәрдә урнашкан 91 нче санлы татар мәктәбе карамагында сынлы сәнгать түгәрәге ачып җибәрдек. Ана талантлы егетебез Альберт Камалов җитәкчелек итә. Ә 55 нче мәктәптә фитнес түгәрәге эшли башлады. Дәресләрне Эльмира Низамова алып бара.

— Яшьләр үзәгенә ярдәм кулы сузучылар бармы соң?

— «Мозаика» һәм «Өмет» газеталары һәрдаим мәгълүмати ярдәм күрсәтәләр. Матди чыгымнарга бәйле чаралар оештырганда, һичшиксез, милләт җанлы, иманлы җитәкчеләргә, байларыбызга таянабыз. «Алмаз» стоматология кабинеты (Мөнир Рамазанов), «Комфорт» мебель салоны (Краснопролетарская урамы, 11), «АК БАРС» Банкының Ульяновск филиалы (Нурия Мазитова), Ульяновскиның «Ислам авазы» иҗтимагый хәйрия фонды (Илгиз Насыбуллов), Ислам мәдәни үзәге (Рөстәм Камалов) һәм шулай ук Вырыпай, Яңа шәһәр мәчетләре, Үзәк мәчет һәрвакытта да булышлык курсәтәләр. Шушы шәфкатьле эшкуарларыбызга Аллаһы Раббыбызның рәхмәтләре барып ирешсен иде.

— Ә киләчәктә яшьләрне җәлеп итү максатында нинди чаралар уздырырга җыенасыз?

— Яшьләр үззге каршында «Күңел» дип аталган танышу клубы ачып җибәрү теләге көчле. Июль аенда Казанда Татар яшьләре көннәрендә катнашырга ниятлибез. Ульяновск өлкәсеннән алты делегат чакырулы. Сембер губернасы татарларының тарихын өйрәнү, төрле спорт ярышлары оештыру, югары уку йортлары белән элемтәләрне ныгыту юнәлешендә да җиң сызганьш эшләргә әзербез. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре уңаеннан исә махсус чаралар үткәрергә җыенабыз.

— Вырыпай бистәсендә Сабантуй бәйрәме уздырырга ниятләрегез турында да ишеттек.

— Иртэгә, 30 июньдә, Ульяновск шәһәренең Вырыпай бистәсендә — 55 нче номерлы мәктәп йортында Сембер татар-мөселман яшъләренең Сабан туе үтәчәк. Милли бәйрәмебезне шушы мәктэп коллективы, аның директоры Вера Александровна Мозжухина белән берлектә әзерлибез. Шулай ук Засвияжъе район хакимияте башлыгы Сергей Панчин һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, мохтариятнең Засвияжье район советы да һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Татар-мөселман егет-кызларың барча дин вә канкардәшләребезне халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасына чакырабыз. Килегез, күрегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, рәхәтләнеп күңел ачыгыз, хөрмәтле дуслар!

Әңгәмәдәш — Исхак ХӘЛИМОВ.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.