Яндекс.Метрика

Cабантуй ул көтеп алган бәйрәм. Җаны булган өйдә ятармы? — татар автономиясе сайты

5 июля, 2010
Рузия ХӘЛИМОВА.

Yткән шимбә көнне Ульяновск шәhәре ипподромында hәм «Җиңү» паркында өлкә Сабан туе гөрләде. Өлкә Хөкүмәте, шәhәр мэриясе hәм татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган хезмәт hәм җыр тантанасында меңләгән милләттәшебез күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте.

Татар мәдәни үзәге каршында эшләп килүче «Сембер» җыр-бию ансамбле кызларының баллы чәкчәкләрен авыз иткәннән соң, Сабан туеның мөхтәрәм кунакларын үзәк сәхнәгә чакырдылар. Аннары абсолют батыр исемен тугыз тапкыр яулаган Димитровград пәhлеваны, быелгы милли көрәшнең баш хөкемдары Фәнис Заббаров зарыгып көтеп алган бәйрәмнең әләмен күтәрде.

Мәйдан тутырып килгән халыкны беренче булып Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Якунин сәламләде. Ул төбәгебез башлыгы Сергей Морозовның кайнар тәбрик сүзләрен дә ирештерде.

— Бүгенге Сабан туеның Кыр көненә (День поля) туры килүе бик тә тирән, олы мәгънәгә ия. Шушы мөмкинлектән файдаланып, без тир түгеп эшләүче кыр батырларын, алдынгы игенчеләрне хөрмәтләргә булдык,- диде ул.

Александр Якунин өлкәбезнең берничe дистә механизаторына кыйммәтле бүлeәләр тапшырды. Губернатор вазыйфаларын башкаручы кулыннан бүләк алучылар арасында алтын куллы милләттәшләребез — Яңа Малыклы районыннан Борис Саматов heм Яңа Тимерчәннән Хәбир Кәримов та бар иде.

Өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары танылган милләттәшебез Асия хаҗия Мөлекованы «Ульяновск өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булуы уңаеннан котлады.

— Асия Галәветдин кызы бөтен гомерен сәүдә тармагын алга җибәрүгә багышлады. Менә өченче дистә ел инде ул татар милли хәрәкәтендә актив катнашып йөри, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасын әйдәп бара,- дип белдерде Александр Иванович.

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары Александр Майер heм шәhәребез мэры Александр Пинков татар милләте вәкилләренең өлкәбез экономикасын hәм культурасын үстерүгә зур өлеш кертүләре турында сокланып сөйләделәр.

Ут күршебез Татарстаннан килгән кадерле кунак — Балык Бистәсе район хакимияте башлыгы Илhам Вәлиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсе белән таныштырып үтте. Меңьеллык тарихлы Сабантуй бәйрәмендә халкыбыз үзенең иҗади сәләтен, көч-дәртен, дуслык вә татулыкка омтылуын бик теләп күрсәтә, диде ул. Ә атаклы якташыбыз — ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан дәүләт университеты президенты Мәкъзүм Сәлахов Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Ульяновск өлкәсе халкына мөрәҗәгатен ирештерде. Өлкә татар автономиясе рәисе Фәрит Әюпов милли бәйрәмебезне оештыруда hәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен Губернатор Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен юллады. Бүгенге бәйрәмгә власть органнары, татар бизнесменнары, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп әзерләндек, диде ул. Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Маргарита Салова исә бәйрәмгe җыелган халыкны тынычландырырга ашыкты.

— Идел буе төбәгендә менә өченче ай инде корылык хөкем сөрүенә дә карамастан, Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә ачлык куркынычы янамый. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең халыкны үзебездә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар,- диде өлкә министры.

Татарстанның Балык Бистәсе районы үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән гаҗәеп бай эчтәлекле театральләштерелгән тамашаны караганнан соң, ипподромда ат чабышлары башланып китте. Анда өлкә губернаторының «Алыча» исемле (2008 елгы Сабантуйда татар эшкуарлары бүләк иткән иделәр) елкысы да катнашты.

Ульяновск өлкәсенең авыл hәм шәhәр районнары, татар автономиясенең район советлары җитәкчеләре тырышлыгы аркасында оештырылган милли утарлар (подворье) да Сабантуй кунакларының игътибарын җәлеп итте. Анда татар халкының милли киемнәре, тормыш-көнкүреш әйберләре, аш-суы белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Өлкә Хөкүмәте вәкилләре hәм жюри әгъзалары hәрбер подворьега кереп, милләттәшләребезне бәйрәм белән котладылар heм осталыклары вә кунакчыллыкларына бәя бирделәр. Тиздән подворьелар арасында үткәрелгән конкурсның нәтиҗәләре дә мәгълүм булды. — Новоспасское районын беренче урынга лаек таптык. Бу район татарлары аеруча тырышып әзерләнгәннәр. Икенче урын исә 16 мең татар гомер кичергән Димитровград шәhәренә бирелә. Ульяновск районы подворьесы да игътибарга лаек, шуңа күрә өченче урынны аларга бирергә булдык,- диде жюри рәисе Рамис Сафин.

Җиңүчеләргә йомшак мебель юнәтү өчен 7, 5 hәм 3 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Ә тамашачы күңелен яуларга өлгергән Барыш hәм Чынлы районнары подворьелары өчәр мең сумлык сертификат алу бәхетенә ирештеләр.

Сабан туеның үзәк сәхнәсеннән татар җыры көне буе агылды да агылды. Җирле эстрада йолдызлары Әлфия Рамазанова, Римма Мөхәммәтҗанова, Фәрхать Вахитов, Айрат Шәрәфетдинов, Ранис Габбасов, Газинур Заитов hәм Фәния Хәлиуллова моңга сусаган халкыбызны яраткан көйләре белән туйганчы сыйладылар.

Яшьләр дә, өлкән буын вәкилләре дә аеруча яратып өлгергән «Уйнагыз, гармуннар!» hәм «Ачык микрофон» мәйданчыгына да тукталып үтми мәмкин түгел. Сәхнә түренә иң әүвәл шәhәребезнең танылган гармун осталары күтәрелде. Иркәм Хәйретдинов, Иршат Аббазов hәм Рафаэль Мостафинның дәртле көйләренә кушылып биючеләр дә шактый иде. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, рәхәтләнеп биеп калыйк әле, дип янәшәмдә генә баскан ак яулыклы әбиләр тузан туздырып биергә төштеләр. Ә «Ачык микрофон» каләм тибрәтүче, татар җыр-биюләренә гашыйк милләттәшләребезне бер мәйданга җыйды. Алар үзләренең осталыкларын, сәләт hәм талантларын Сабантуй бәйрәмендә катнашучылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Сәхнәгә чыгарга теләүчеләр бик күп җыелды, шуңа күрә үзешчән сәнгать осталары берәр җыр башкару белән генә чикләнергә мәҗбүр булдылар, диде «Ачык микрофон» мәйданчыгының хуҗабикәсе Җәмилә Мифтахова.

Шәhәр ипподромы hәм «Җиңү» паркының төрле почмакларында милли уеннар, мавыктыргыч бәйгеләр иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Ерак юлны якын итеп килгән кунаклар — Татарстанның Балык Бистәсе районы мәйданчыгы тирәсендә халык аеруча күп җыелган иде. Әлеге районның мәдәният hәм спорт хезмәткәрләре татар милли уеннарын кызыклы итеп оештыру, тамашачының күңелен күрү максатында бик кyп тырышлык куйдылар. Яшьләр мәйданчыгында исә милли уеннар, татар җыр-биюләре гаҗәеп күңелле дискәтүк белән бергә үрелеп барды hәм кичке сәгать алтылар тирeсендә генә тәмамланды.

Әлбәттә инде, көрәш мәйданы — милли бәйрәмебезнең күрке. Быел да берничә дистә пәhлеван бил алышып, көч-куәтләрен күрсәттеләр. «Сабантуй-2010»ның батыры дигән мактаулы, мәртәбәле исемгә Чуашстаннан Илнар Абянов (яшүсмерләр арасында) лаек булды. Абсолют батыр — Димитровград шәhәре вәкиле Сергей Павлик. Өлкә Сабан туен оештыру комитеты рәисе, өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Вилдан Зиннуров батырларны тәкә hәм 5, 20 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләде.

«Бергә булыйк, бердәм булыйк!» девизы астында узган өлкә Сабан туе ахырына да якынлашты. Милли бәйрәмебезне оештыруга бәйле барлык мәшәкатьләрне дә үз өсләренә алган җитәкчеләр — өлкә Сабан туен оештыру комитеты рәисе Вилдан Зиннуров, өлкә губернаторының милли hәм дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рамис Сафин, татар автономиясе рәисе Фәрит Әюпов, Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге директоры, Сабантуйның режиссеры Нурия Туркова, Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар. Быелның көзендә узачак перепись вакытында барыбыз да татарлар булып язылсак, бердәм милләт булуыбызны кабат раслый алсак, киләчәктә Сабантуйларыбыз тагын да матуррак, тагын да күркәмрәк узачак, диделәр алар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.






Шaмгунова Aльбина Джадитовна (тат. Шәмгунова Aльбина Җәдит кызы, lat. Şämğunova AlbinaCädit qızı).  р. 16.11. 1990 г., г.  Ульяновске.

В 1998 - 2006 гг училась в СОШ №53 г. Ульяновска. С первого класса, зачислена в народный хореографический ансамбль танца «Мозаика» (ДК «Строитель»). В 2000 - 2003 гг. занималась художественной гимнастикой в детской юношеской спортивной школе № 6 г. Ульяновска, где получила 3-й взрослый разряд. Принимала участие в олимпиадах, соревнованиях, конкурсах, эстафетах, где занимала призовые места.

В 2006 – 2010 гг. училась в Ульяновском Автомеханическом техникуме, специальность по диплому - «Налоги и налогообложение.

Принимала активное участие в общественной жизни (Активист УРО «Российский Союз Молодежи» и «Татарский молодежный центр»)
В 2009-2010 гг. преподавала  хореографию в детском саду № 63 «Буратино» Засвияжского района  г.  Ульяновска.

В 2010 году поступила на экономический факультет в «Московский государственный технический университет «МАМИ». С 1го же курса была принята в театр «МАМИ». Принимала участие во многих постановках. Лауреатом первой степени в открытом Всероссийском фестивале-конкурсе музыкального художественного творчества "Созвездие талантов" (2011 г., Анапа, Краснодарский край). 

Владеет татарским, русскими английским языками. Любимая кухня – татарская. 

Хобби: хореография, театр, вязание.
Шамгунова Альбина Джадитовна

В 10.00 часов состоялось торжественное открытие на Центральной сцене Ипподрома.
В праздничном концерте
приняли участие творческие коллективы из Рыбнослободского района Татарстана и
коллективы из муниципальных районов Ульяновской области и  Ульяновска.
На празднике Сабантуй  работали площадки:

 «Молодежный майдан». Активисты "Новой волны" прибыли на территорию парка
ближе к 9 часам  утра.  До открытия активисты готовились.
Ведущие Ильдар Халитов и Марсик Тэмне в течение дня вносили коррективы в программу. За ди-джейским
пультом Ильмир Рахимов(10:00-15:00). В течение дня была представлена увлекательная
программа. Группа MAGNUM, Сияр Разак, Лилия Фахрутдинова, Ильнара Зиятдинова, Фанис(Димитровград),
Альбина Ибрагимова, 82-летняя Фасахат Хусаинова(участник конкурса "7 звезд" на ТНВ)
представили современные и старые песни.  Подопечные Зульфии Валеевой
показали восточные танцы и др.


Концерт на «Гостевом майдане» представил делегация Рыбнослободского района РТ.
Первыми выступил коллектив "Камские зори", участник многих Всероссийских конкурсов.
На их сцене мелькнули ульяновские гармонисты Иршат Габбазов и Иркям Хайретдинов.  «Детский майдан» со специальной концертно-игровой программой для самых маленьких
гостей праздника «Национальные игры», Спортивная площадка для проведения параолимпийских
игр «Играй, гармонь»,  Национальная борьба «Курэш» - абсюлютный батыр представитель
Павловского района.

На ипподроме прошли скачки и бега.
Новой площадкой на Сабантуе станет «Открытый микрофон», где гости проявили
свой талант.
Работали торговые павильоны «Татарский базар». Обеспечивалась бесплатная питьевая вода.
Закрытие Сабантуя прошло на Центральной сцене ипподрома, где награждены победители
праздника.

Если что-то упущено пишите в комментариях и текст будет изменен.
26/sabantuy