Украинаның иң матур җирләренең берсе — милләттәшләребез яшәүче Кырымда Илшат Вәлиевның туганнары бар икән.
Бер ай чамасы элек шул туганнары “Восточный базар” җыр бәйгесе уздырылуы турында хәбәр ишеткәннәр һәм Илшатка шунда катнашырга тәкъдим ясаганнар. Беренче урынга лаек җырчы 30 мең доллар ота икән. Илшат әйтүенчә, ул конкурсларда катнашырга бик ярата. Бу юлы да үз көчен сынап карарга булган.
Әлеге конкурс 27 сеннән 30нчы агустка кадәр узачак. Татарстаннан бер Илшат кына чыгыш ясаячак һәм ул туган телебездә җырлаячак. Кызганыч, Белорусия, Украина төп каналларында әлеге конкурс күрсәтелсә дә, Русия телевидениесеннән Илшатны карап булмас.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.