Яндекс.Метрика

новости

UlTat afisha

Уфада Тукай кичәсендә сәясәт тә тикшерелде

25 апреля, 2013
Тукайга багышланган чара Уфаның Орджоникидзе районы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рәис Карачуринның Тукай рухына догасы һәм вәгазе белән ачылды. Рәис Карачурин вәгазендә милләттәшләребезне Тукай рухына тугры калырга, телне сакларга, аны балаларга, оныкларга тапшырырга, милли үзаңны югалтмаска чакырды.

Кичәне татар иҗтимагый үзәгенең  мәдәният комиссиясе әгъзасы Динә Габдрахманова алып барды. Ул чыгышын Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын сөйләүдән башлады. Арытаба Тукай сүзләренә җырлар яңгырады.

Җәмәгатьчелекнең күңеленә, аеруча, Рәис Әхмәтҗанов башкаруында “Тәфтиләү” һәм Тукай сүзләренә язылган башка җырлар хуш килде. Шулай ук Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Вил Латыйповның “Пар ат”ны гитарада уйнап башкаруы да оригинальлеге белән сокландырды. Кичәдә Фәрит Зарипов Габдулла Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде. Чарада җыр-моң  Тукай шигырьләре белән үрелеп алып барылды.

Вил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкараВил Латыйпов “Пар ат”ны гитарада уйнап башкара

Кичә ахырында көнүзәк мәсьәләләргә сөйләшү дә узды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин “Халык идарәсе фиркасе” белән хезмәттәшлеккә чакырды: “Белүегезчә, Русиянең Халык идарәсе фиркасе Уфада оешты һәм рәсми теркәлде. Аның җитәкчесе эшкуар, медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров. Ул фирканең федераль җитәкчесе булса, мин Башкортстан буенча эшләрне алып барам. Без республикадагы барлык милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә, килешүләр төзергә карар иттек. Шуңа мин иң башта үзебезнең татар оешмаларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Фирка милли проблемаларны чишү буенча ярдәм итәргә әзер”, диде Мәҗит Хуҗин.

Чарада катнашучылар “Халык идарәсе фиркасе” татар проблемаларын үзләренең платформасына кертсә генә хезмәттәшлек итәргә әзер дигән фикергә килделәр. Платформага Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү, радио-телевидениедә татар редакциясе булдыру һәм тапшыруларны халык санына нисбәтле оештыру, татар мәгарифе проблемаларын чишү кебек мәсьәләләрне кертү кирәклеге әйтелде. Шулай ук фирка аша быел көз узачак парламент сайлауларына депутатлар үткәрү мәсьәләсе дә каралды. Анда фирка исемлегендәге беренче ун кешенең өчесе, беренче биш кешенең берсе татар оешмасы вәкиле булырга тиешлеге әйтелде. Әлеге тәкъдимнәрне эшләү өчен редакция төркеме төзелде. Алар шушыларны платформаларына керткән очракта гына фирка белән сайлауларда бергә эшләргә килешү төзиячәк.

Тукай кичәсендә чыгыш ясаучыларТукай кичәсендә чыгыш ясаучылар

Быелгы Тукай кичәләренең бу Уфада тәүгесе түгел. Берничә атна элек беренче чара Нижегородка бистәсендәге 25нче санлы мәктәптә үткән иде. Ул заманында Уфада татар теле һәм әдәбияты укытылган бердәнбер мәктәп иде. Ләкин бүгенге көндә анда туган телне белү дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Чарада катнашучыларның сүзләренә караганда, кичәгә татар сыйныфлары укучылары калмый, кайтып киткән булып чыккан. Очрашуга мәҗбүри кертелгән урыс телле укучылар очрашуга килгән шагыйрьләрнең чыгышларына “колакларын селкетеп” утырганнар. Очрашуда Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары һәм яшь шагыйрьләр катнашкан иде.

Тукай көннәре уңаеннан иң зур чара 25 апрель узачак. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында “Тукай моңы” исемле чара узачак. Анда республиканың районнарыннан 400гә якын укучы килер дип көтелә. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү һәм шагыйрь иҗатын белү бәйгесендә катнашачак.

26 апрель “Башкортстанда яшәүче татар язучылары иҗаты” исемле фәнни-гамәли конференция узачак. Аның кысасында “Башкортстан татар прозасы” исемле антологияне  тәкъдим итү чарасы да узачак.



9.04.2013 Матбугат

Үткән атнада “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы эфирга чыкмагач, сәбәбен белергә теләп, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Телевизор караучылар әлегә белмидер, тапшыру чыкмый калу гына түгел, ә аның 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы Флюра Абдуллина “ТНВ”дан киткән. Бу безнең өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Нигә шундый карар кылган, тапшыруның киләчәге, алдагы планнар һәм башкалар турында Флюра АБДУЛЛИНАның үзеннән сораштык.

— 26 ел гомеремне телевидениегә багышладым, — дип сүз башлады Флюра апа. — Шуның 10 елы “Татарлар” тапшыруын эшләп үтте. “ТНВ”дан китү уемда юк иде. Быелгы аттестацияне дә уңышлы уздым. Әмма соңгы арада үземне телевидениедә кирәксез итеп тоя башладым. Сәбәпләрен канал җитәкчеләреннән сорарга кирәктер.

10 ел буе тапшыруга бөтен көчемне бирдем. Начар эшләдем димәс идем. Тамашачыдан гел уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Җитәкчелектән дә минем тарафка тәнкыйть уклары яумаган иде. Әмма кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый. Берәү дә: “Кит!” — дип әйтмәде, бу карарга үзем килдем. Дөресен әйткәндә, гомерен телевидениегә багышлаган дикторлардан бер мин генә калып бара идем.

— Алар арасында да гомерен телевидениегә багышлап, соңыннан үзләрен кирәксез итеп тойганлыктан эштән китүчеләр булды. Күңелләрендә авыр хисләре калды. Ә сезнең эчке халәт ниләр кичерә? Телевидениедән башка яши алырмын дип уйлыйсызмы?

— 26 елдан соң яраткан эшен калдырып китәргә карар кылган кешенең күңел халәте ничек дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, миндә дә үпкә хисләре бар. Шулай булуга карамастан, үземне тыныч тотам. Журналистикадан ерак торган икенче өлкәгә эшкә урнаштым. Әлегә кайда икәнен әйтмим, сер булып калсын. Ияләшермен дип уйлыйм. Телевидениедә эшләгән кешеләр, гадәттә, югалып калмыйлар.

— “ТНВ”да “Татарлар” тапшыруы гамәлдә калачакмы соң?

— Аның исемен дә, форматын да үзем уйлап таптым. “Татарлар” дигән исемне калдырырга рөхсәт бирдем. Форматын үзгәртәчәкләр дип беләм. Ә яңа алып баручылар турында хәбәрдар түгелмен.

— Татар телле каналлар саны арта бара бит. Әгәр берәрсе сезгә шундыйрак рухта тапшыру эшләү тәкъдиме белән чыкса?

— Белмим. Кабат моңа алыныр идем микән?! Юктыр. Күңел сүрелде. Бөтен көчемне яңа эшкә бирәчәкмен.

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә АЙТУГАНОВА белән дә элемтәгә кердек. Ул исә Флюра Абдуллинаның эштән шулай кисәк китүенә җитәкчелекнең дә нык гаҗәпләнүен белдерде.

— Җитәкчелек белән Флюра Абдуллина арасында бернинди низаг, конфликт булмады. Аңа: “Кит! Начар эшлисең”, — дип әйткән кеше юк. Һәркемнең үз теләге. Шундый карарга килгән икән, нишләтәсең?! Ул 1 апрельдә, китәм дип, кабинетыма гариза тотып кергәч, аптырашта калдым. Ә 5 есендә инде эштән китте. Тиз арада “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруын алып баручы яшьләрне эшкә җигәргә мәҗбүр булдык. Хәзер андагы состав “ТНВ”да да алып бара. “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруы 30 августтан чыгып килә. Шул вакыт аралыгында гел уңай фикерләр генә ишеттек. Яшьләр командасы да яхшы эшли, сынатмаслар. Бәлки, 10 ел буе шушы тапшыру өстендә үзе генә эшләгәч, Флюра бераз конкуренция сизгәндер. Кешенең күңел халәте турында сүз йөртеп булмый бит. Анысы үзенә генә билгеле. Без исә аны җибәрү ягында түгел идек. Сәбәпләре безгә дә сер булып калды.
Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы) — Ирек Мәйданы




28 апрельдә«Ульяновская правда» газетасы кубогына 70че өлкә эстафета узды.
Чарада170 командалар(3,5 кеше), Сембер өлкәсенең шәһәрләреннән  и районардан предприятияләр  фирмалар  һәм уку йортларыннан катнаштылар.

Катнашучыларныгубернатор Сергей  Морозовсәламлады һәм танатана рәвештә спортта уңышка ирешкән якташаларыбызны бүләкләде, алар арасында ИскеКулаткы районы Иске Атлаш мәктәбе укытусы   Рамиль Калюшевка  «Спорт һәм физик мәдәнияте отличнигы» значегын  тапшырды
Эстафетда шулай ук  Сембер шәһәренең «Мәдинә»  мәчете командасы катнашты. Мәчет командасында бер атна элек ук кебек гәрәп илләреннән студентларда  булды.
Ярыш өч сәгать дәвам итте. 
Чарада катнашучы инвалид коляскасында милләтәшләрбезнедә С. Морозов бүләкләде:
Ринат Шәрәфетдинов, Дамир Шәфиев (Димитровград),
Алексей Курамшин, Альберт Мөхәмәтшин (Ульяновск)
Сембер(УлДПУ) Чебоксар һәм Саранск югары уку йортлары вәкилләре акчалатасертификатларга ия булдылар.

70нче өлкә эстафетасы(фото)