новости

UlTat afisha

Укытучылар көненә багышлап

2 октября, 2014



Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр — укытучы хезмәте. 5 нче октябрьдә укытучыларның үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мин бу уңайдан үземнең бабам — Имаметдинов Әхтәм Ямалетдин улы турында сөйлисем килә. Укытучы — иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле, алар безгә авыр вакытларда ярдәм кулын сузалар, үзләренең киңәшләре белән юаталар, тормышка аяк басырга өйрәтәләр. Мин боларнның барысын да укучы буларак аңлыйм, чөнки һәр көн мәктәпкә килеп кергәч, без бу мизгелләргә чумабыз. Минем бабам да озак еллар буена мәктәптә балаларга белем биргән. Мине күп еллар аның ни өчен бу һәнәрне сайлавы кызыксындырды. Сезне дә аның кыскыча тормышы белән таныштырып үтәсем килә.

Бабам 1935 нче елның 15 нче мартында Өчкаен авылында туган.Балачак вакытта ук күпкырлы талант иясе, йомшак табигатьле, кешелекле кеше була . Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары бабамда яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Үзенең гомерен укытучы һөнәрен сайлавы белән авыл мәктәбенә багышлый, гел балалар белән эшләргә ярата. Бабамдагы тырышлык, максатка омтылучанлык сыйфатлары гомере буена аны озата бара. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. Армия сафларыннан кайткач , Мәләкәсс педагогия институтын тәмамлап югары белемгә ия була. Авылдашларының, киләчәк буынның белемле булуларын тели һәм шул максат белән минем бабам авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша.

1960 нчы елдан алып 2002 нче елга кадәр мәктәптә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирә. Җыр, әдәбият , рәсем , татар теле дәресләре аша яш буынны тәрбияли аларга ныклы белем бирә. Бабам татар язучыларының иҗатларын яратып укый, үз укучылары белән төрле чаралар оештыра. Танылган язучыбыз — Фәнис Яруллин белән дә булган очрашу күп укучыларының күңелендә тирән эз калдыра.

42 ел эчендә аның күпме укучылары мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк басканнар. Бабам укыткан укучыларын бер дә онытмый алар белән һәрвакытта аралашып, аларның тормышлары белән кызыксынып яши. Төрле очрашуларга да бик теләп бара. Үзе укыткан укучылары да аны онытмыйлар, чөнки ул бит аларның күңеленә шәфкатьлелек орлыкларын салучы, белем бирүче кеше. Ничек итеп шундый олы җанлы кешеләрне онытасың! Бүгенге көндә бабам яраткан әбием белән авылда гомер кичерә.Алар икесе дә лаеклы ялда. Бабам тик торырырга яратмый, авылның чал тарихы белән кызыксына, халкының тарихын өйрәнә, авыл мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфасын да бик теләп башкара.

Вакыт бара, еллар уза. Бабай минем өчен бер дә картаймый. Үз гомерендә күпме эчкерсез балаларга белем дигән дөньяның гәҗәеп сихри ишекләрен ачкан изге кешеләр картаямыни! Укытучылар безнең өчен һәрвакыт ачык йөзле, йомшак сүзле, мәрхәмәтле кеше булып калалар. Кадерле бабам, хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Барыгызга да озын гомер, иҗади уңышлар, исәнлек- саулык телим!

Алсу Хөснетдинова, Димитровград 22нче санлы татар мәктәбе 10нчы сыйныф укучысы.