«Сембер» татар эшмәкәрләре клубының беренче юбилеенда татарларга кагылышлы мөһим фикерләр яңгырады. Чара Сембер татар мәдәни үзәге бинасында узды. Русинең төрле төбәкләреннән кунаклар булды. Алар арасында Сембер өлкәсе губернаторы урынбасары Михаил Сычев, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү берлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, өлкә эшмәкәрлек үстерү департаменты директоры Руслан Гайнетдинов, ТР кече һәм урта бизнес берлеге җитәкчесе Хәйдәр Халиуллин, ТРның Чүпрәле районы БК җитәкчесе Александр Шадриков һ.б.
Михаил Сычев Радик Гафуровка бүләк тапшыра
«Сембер» клубы беренче тапкыр «Милли горурлык» премияләрен тапшырды. Премия биш номинациядә бирелде. «Туган тел» номинациясендә премиягә Сембер өлкәсе татарларының «Өмет» газеты баш Исхак Хәлимовка, «Иҗтимагый эшчәнлек» номинациясендә «Болгар яңарышы» оешмасы рәисе Шәүкәт Богдановка, «Хәйрия проекты» номинациясендә Сембер мөфтие урынбасары, «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар хаҗи Сафиуллинга сертификатлар тапшырылды.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.