Яндекс.Метрика

ИДЕЛАРЪЯГЫ МӘЧЕТЕ

22 мая, 2013


Иделаръягы мөселманнары намазларын башта Түбән Тер-
расада татар – мөселман өй – фатирларында укыйлар.
1992 елдан ( яңа мәчет ачылганчы ) Новая урамындагы 16 – нчы Рөстәм һәм Зөһрә Багаутдиновлар йортында на-
маз укыйлар.
Мәхәллә имамнары булып: Таһир , Фәйзулла , Зиннәтулла
һәм Гамир бабайлар хезмәт итәләр.
Азанчылар булып — Рәхимҗан һәм Мингали бабайлар.
Мәхәллә рәисе булып Фоат бабай Бичурин эшли.
Яна мәчетне төзү теләге белән янып йөрүчеләр, башлап
йөрүчеләр булып: Гаяз, Харун, Мингали, Исмаил, Хабибул- ла, Әхмәтҗан һәм башка бабайлар санала.
Ниһаятъ, төзелеш урынына рәсми рәвештә таш куела.
Бу тантанада Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 елга багышланган бәйрәмгә килгән гарәб илчеләре дә катнаша. Һәм 1989 елда яңа мәчет төзелеше башланып китә.
Мәчетне 1993 елның Рамазан гаете беренче көнендә ачалар !
Мәчетнең җирдән аена кадәр биеклеге – 22 метр .
Намаз уку залында идәннән төшәмгә кадәр — 5 метрга якын.
Мәчеткә көндә 20 – 30 кеше намаз укырга килә.
Җомга намазларына — 100 – дән 150 – гә кадәр мөселман
җыела. Гаетләргә мәчет халык белән шыгырым тула – 500
кешедән артып китә.
Мәчет эчендә дини китаплар сату оештырылган.
Пристрой итеп ясалган бинада евро – кухня ачканнар.
Анда мөселманнар авыз ачтыру, корбан, туй исемле мәҗелесләр үткәрәләр.

Якшәмбе мәктәбе, күпчелек мәчетләрдә шикелле регуляр
рәвештә эшләп килә.
Укырга 30 – 40 кеше йөри. Алар ике төркемгә бүленәләр
берсе – ир – атлар, ә икенчесе – кыз – хатыннар.
Яңа мәчеттә хәзер азанчы булып Рифаль Бульхин, мәхәл-
лә рәисе итеп – Нургаяз Нурхәйдәр улы Камалов хезмәт
итәләр.
Бу мәчетнең беренче имамы булып Гамир бабай Камалов
эшли.
1994 елдан мәчетнең имамы булып – Фатих хәзрәт Санатулла улы Алиуллов хезмәт итә.
(Ул 1992 — 94 елларда Яңа шәһәр мәчете имамы була).
Фатих хәзрәт Ульяновск өлкәсе Цильна районы Яңа Тимерчән авылында 1954 елда туган.
Әтисе аның – Санатулла хәзрәт шул авылда мулла булган,
әнисе Зөбәйдә абыстай да имамнар нәселеннән.
Зөбәйдә абыстайның әтисе Нургали Ахунов имам була,
Нургали хәзрәтнең әтисе Абдулхак — имам ,
Абдулхак хәзрәтнең әтисе Зулхидҗә — имам ,
Зулхидҗә хәзрәтнең әтисе Ахун – имам ( Ахуновлар фами- лиясе шуннан киткән дә )
Ахун хәзрәтнең әтисе – Факуа да имам була !
Шулай итеп Фатих хәзрәт – инде җиденче буын имам.
Имам Алиуллов дин белемен 1987 – 1992 елларда Бухара
шәһәрендә ала. Ул да пригородный имамы–Рәис хәзрәт ши- келле “ Мир – Араб “ мәдрәсәсен тәмамлый.
Фатих хәзрәт өйләнгән, ике кыз бала атасы. Бу кыз-ха–
тыннар барысы да намазларын вакытында укыйлар, хиджаб
киеп йөриләр. Бер кызы укый, берсе инде эшли. Өлкән кызы
мөселман егетенә кияүгә чыккан.
Фатих хәзрәт “ Мөбәрәк “ мәчете имамы гына түгел, ул
әле Ульян өлкәсе муфтие да, Ульян өлкәсенең мөселманнар
Үзәк Дини Идарәсе рәисе дә.

Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте
карамагындагы Ульяновск өлкәсе мөселманнары Үзәк
дини идарәсе рәисе, мөфти, “ Мөбәрәк “ мәчете имамы
Фатих-хәзрәт.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.