Яндекс.Метрика

14 декабря, 2009

Өлкә хәбәрләре

Ульяновск шәһәрендә Зур Җәмигь мәчет сафка басачак

Ульяновск өлкасе губернаторы Сергей Морозов дүшәмбе көнне үткән аппарат киңәшмәсендә әнә шундый боерык бирде.

Өлкә Хокүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Пинков Зур Җәмигъ мәчетне сафка бастыру буенча проектный кураторы итеп тәгаенләнде.
Сергей Морозов хәбәр итүенчә, Аллаһы йортының проектын ясауга һәм төзелешнең төп этабына әзерләнүгә киләсе 2010 елда ук инде керешәчәкләр. Төзелешне башлап җибәрү өчен кирәкле документларны әзерләү белән беррәттән, төзелешнең беренче бюджетын булдыру, икенче төрле әйткәндә, проектны тормышка ашыру өчен акча җыю юнәлешендә дә актив рәвештә эшләү күздә тотыла. Төзелеш эшләрен 2011 елда башлап җибәрергә ниятлибез, диде губернатор.
Булачак Җәмигь мәчетнең проектын әзерләү бурычы Ульяновск өлкэсенең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе начальнигы Татьяна Тарасовага йөкләнелде.

Ранис Маллямов — район хакимияте башлыгы

Агымдагы елның 11 октябрендә үткән сайлаулардан соң, Сенгилей районында да власть алмашынды. Район башлыгы вазыйфаларын 56 яшьлек Николай Емельянов башкарачак. Ул әлегә кадәр «Кварц» компаниясендә директор урынбасары булып эшләгән. Ә район администрациясе
башлыгы урынына Ранис Ринат улы Маллямов билгеләнде.

Милләттәшебез шактый вакыт Силикатный поселениясе белән җитәкчелек итте. Ульяновск өлкәсенең район хакимиятләре башлыклары арасында Ранис Маллямов иң яше булып санала икән. Ул күптән түгел генә 29 яшьлеген билгеләп үткән. 2002 елда Ульяновск дәүләт техник университетың «инженер-төзүче» белгечлеге буенча тәмамлаган, хәзер икенче югары белем алу белән мәшгуль Саратовның Столыпин исемендәге дәүләт хезмәте академиясене бишенче курсында укып йөри, «дәүләт һәм муниципаль идарә итү менед¬жеры» һөнәренең серләрен үзләштерә.
Ранис Ринат улы җирле үзидарә системасынын үзенчәлекләре белән 2002 елдан бирле таныш – нәкъ шул вакытта халык аны Силикатный бистәсе администрациясе башлыгы итеп сайлап куя. Өч ел элек Америка Кушма Штатларында сити-менеджерның эше белән танышып кайткан. Ерак океан артында урнашкан Американың жирле үзидарә системасын Силикатный шәһәр поселениесе җитәкчесенә «Ачыкдөнья» («Открытый мир») программасы кысаларында өйрәнергә туры килгэн.
Ранис Маллямов өйләнгән. Тормыш иптәше белән бергә дүрт һәм бер яшьлек улларын тәрбияләп үстерәләр.

Ульяновск госпитале — халыкара бәйгедә жиңүче

Сәламәт саклау учреждениесе үзен сынап караган. Танылган милләттәшебез Эльмира Абдулла кызы Кәримова җитәкчелек иткән өлкә клиник госпитале конкурс нәтиҗәләре буенча СНГ илләрендә эшләп килүче иң яхшы биш госпиталь исемлегенә эләккән, ә Россия Федерациясе госпитальләре арасында (Краснодар краеннан соң) икенче урынга лаек табылган. Ульяновск госпитале вәкилләренә «Комплекслы реабилитацияләү системасын төбәк дәрәжҗәсендә уңышлы тормышка ашыру» номинациясе буенча Лауреат дипломы һәм яңа медицина җиһазлары тапшырганнар.

Тарифлар артмаячак

«Бердәм Россия» партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышында «Торак-коммуналь хезмәтләр өчен нормативлар турында»гы мәсьәлә дә тикшерелде.
Ульяновск шәһәр Думасы депутатлары фикеренчә, тарифларны арттыруны бер елга кичектереп тору барлык торак йортларны да счетчиклар белән тәэмин итү һәм шул рәвешле киләчәктә нормативлар үсүенең шәһәр халкы өчен әллә ни сизелерлек булмавына ирешу мөмкинлеге тудырачак.
Шәһәр Думасы депутаты Петр Столяровның

хәбәрен тыңлаганнан соң региональ сәяси совет Ульяновск өлкәсе Губернаторы-Хокүмәт рәисе, «Бердам Россия»нен төбәк бүлекчәсе президиумы әгъзасы Сергей Морозовка торак-коммуналь хезмәтләргә нормативлар мәсьәләсен шәхси контроленә алырга киңәш иткән.
30 ноябрь көнне Сергей Морозов эшче группа катнашында шушы проблема буенча киңәшмә уздырды. Бәяләр комитеты тарафыннан билгеләнгән яңа нормативларны гамәлгә кертүне 2011 елның 1 январена кадәр кичектереп торырга булдык, димәк, Яна елдан коммуналь-хезмәтләр өчен тарифлар үзгәрмәячәк, дип хәбәр итте Ульяновск өлкәсе губернаторы С.Морозов.

Ульяновскта шартлауларда фаразлаучы гаепле хатын кастаханәдә үлде.

Шәһәр үзәк клиник кастаханәдә килгән мәгълүматка караганда 12 декабрьда кичке 11 сәгатьтә үлде Екатерина Кангина, салкынлыкта(халатность) шик уянды, шуны нәтиҗәдә арсеналда фаҗига килеп чыкты 13 ноябрьдә. Исегезгә төшерәбез, Екатерина шәһәр үзәк клиник кастаханәсендә 27 процент пешкән тәне белән ята иде. Гаепләүләр анардан алдылар, әммә рәсми аның каршында кемдә гафу үтенмәде.

“Өмет” газетасы һәм “Улпресса” порталы мәгълүматы файдаланды

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.