новости

UlTat afisha

Аблязов Ильдар Адельшевич (биография)

25 апреля, 2015

Родился 9 мая 1967 года в рабочем поселке Старая Кулатка Старокулаткинского района Ульяновской области.

Имеет высшее образование — в 1991 году выучился на специалиста-экономиста сельскохозяйственного производства в Саратовском сельскохозяйственном институте им. Вавилова.

Дополнительное образование получил в 2006 году — по программе управления закупками продукции государственных нужд в Саратовском филиале Поволжской академии государственной службы имени П. А. Столыпина и в 2013 году по программе правового и организационного обеспечение деятельности муниципальных органов в Ульяновском государственном университете.

Трудовая деятельность:

Сентября 1984 г. по май 1985 г. дорожный рабочий в Старокулаткинском Дорожно-ремонтном строительном управлении.

С май 1985 г. по май 1987 г. Служил в рядах Вооруженных Сил СССР.

С сентября 1987 г. — декабря 1991 г. обучался в Саратовском сельскохозяйственном институте им. Вавилова.

С января 1992 г. по декабрь 1992 — Главный экономист колхоза «Новомостякский».

С декабря 1992 г. по октябрь 1998 г. — Государственный налоговый инспектор в государственная налоговая инспекция по

Старокулаткинскому району.

С октября 1998 г. по январь 2000 г. назначен начальником отдела учета и отчетности по анализу и контролю налоговых платежей налоговой инспекции по Старокулаткинскому району.

С января 2000 по январь 2002 — начальник отдела учета и отчетности.

С января 2002 г. по март 2002 г. — назначен заместителем начальника отдела информационно-аналитической работы.

С марта 2002 г. по октябрь 2002 г. — Ведущий специалист по труду Администрации Старокулаткинского района.

С октября 2002 г. по январь 2003 г. — являлся старший государственным налоговым инспектором отдела по учету юридических лиц и учету налогоплательщиков межрайонной инспекции Министерства РФ по налогам и сборам по Старокулаткинскому Радищевскому районам.

С января 2003 г. по февраль 2005 г. — заместитель начальника отдела по регистрации юридических лиц и учету налогоплательщиков Межрайонной Инспекции Федеральной налоговой службы России № 5 по Ульяновской области

С марта 2005 г. по сентябрь 2005 г. — Ведущий специалист отдела информационных технологий ИФНС России по Ульяновской области.

С сентября 2005 г. — январь 2006 г. — Заместитель Главы администрации муниципального образования «Старокулаткинский район» по экономике.

С Января 2006 г. по июль 2009 г. — Заместитель Главы администрации Старокулаткинского района — начальник

управления по экономическому развитию инвестиций и финансов, трудовых ресурсов и социального развития муниципального образования «Старокулаткинский район».

С июль 2009 г. по август 2014 г. — первый заместитель Главы администрации района.

С августе 2014 — Глава администрации Старокулаткинского района.


Исхак Хәлимов Узган шимбә көнне Ульяновск шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә иртәдән кичкә кадәр милли рух хөкем серде. Татар автономиясе һәм мәдәни үзәк тырышлыгы белән оештырылган мөһим чарада –төбәгебез татар яшьләренең «Милләтебез хәзинәләре» дип исемләнгән беренче форумында катнашучы 230 егет һәм кыз (алар Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән һәм шулай ук өлкәбезнең 24 авыл районыннан җыелган иде) көне буе халкыбызның бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы хакында фикер алышты, яшь буынны борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйләде һәм рәхәтләнеп күңел дә ачты. Иң әүвәл форум кунаклары Ульяновск төбәге татар яшьләренең үз оешмасын - «Яңа дулкын» дип аталган җәмгыятен булдыру турында карар кабул иттеләр. Ринат Садыйков бертавыштан яңа гына төзелгән оешманын президенты итеп сайланды. Ул милләтәшләребезгә Сембер татар сәхнәсенең йолдызы сыйфатында яхшы таныш. Ана телен камил дәрәҗәдә белә, бүген өлкә үзәгенең Засвияжье районы администрациясендә җаваплы урында эшли. Ә аның урынбасары, ягъни «Яңа дулкын»ның вице-президенты итеп Алиса Мөхәммәдиеваны сайлап куйдылар. Сәләтле кызыбыз мәдәният училищесында белем ала, укудан бушаган арада Татар мәдәни үзәгенә, «Сембер» халык ансамбленең репетицияләренә ашыга. Делегатлар яшьләр оешмасының уставын да хупладылар. Хәзер аны юстиция органнарында теркәтәсе генә калды. Без татар яшьләрен берләштерү юнәлешендә өлкэ татар автономиясе белән бергәләп эшләргә ниятлибез, дип белдерде «Яңа дулкын»ның президенты Ринат Садыйков. Аннары милләтебезнең киләчәген тәшкил итүче егет-кызларны Татар мәдәни үзәге каршындагы мәйданда гаҗәеп дәрәҗәдә күңелле тамаша – төрки халыкларның «Нәүрүз» бәйрәменнән театральләштерелгән күренеш көтә иде Гөлсинә Герасимова, Алсу Туктарова һәм Алсу Альметова яшьләрнең кәефен күтәрү, аларны төрле уеннарга җәлеп итү максатында зур тырышлык куйдылар. Яз бәйрәме бары уңай тәэсирләр генә калдырды, ди форумның кунагы Хаҗия Нәсибуллина. Татар яшьләре вәкилләрен бергә җыйган форумның рәсми өлеше Ульяновск өлкэсенен яшьлэр сәясәте буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Олег Куликов ачып җибәрде. Ул милләттәшләребезгә губернатор Сергей Морозовның кайнар сәламен ирештерде. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Яшьләр елы кысаларында шундый зур форумнар ешрак үткәрелсен иде, диде О.Куликов. өлкәнең мәдәният һәм архив эшләре департаменты директоры урынбасары Александр Колтун исә татар егет-кызларының ата-бабалары мирасына, милли мәдәният һәм сәнгатькә карата уңай мөнәсәбәт күрсәтүенә соклануын яшермәде. Киләчәктә дә ана телегезне, үз культурагызны хөрмәт итеп яшәгез, дип ул яшьләргә мөрәҗәгать итте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның форумда катнашу-чыларга котлау сүзләрен Казан кунагы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин җиткерде. - Ульяновск шәһәрендә туып үскәнгә күрәдер инде, бүгенге сөенечле очрашуга зур дулкынлану, якты, изге өмет-хыяллар белән килдем. Ә инде тамаша залынын егет-кызлар белән шыгрым тулы булуын күргәч, ышанычым тулысынча акланды. Сембердә яшәүче татарлар, чынлап та, булдыралар, бик күп нәрсәләргә сәләтле икән!- диде ул. Руслан Айсин милли мәдәниятебезне алга җибәрү нияте белән җан атып йөрүче фидакарь затларга - өлкә автономиясе рәисе Фәрит Әюпов белән Татар мәдәни үзәге директоры Гөлсинә Герасимовага Рәхмәт хатлары да тапшырды. - Бүгенге форумда бездән зур делегация катнаша. Казан, Уфа шәһәрләренең актив татар яшьләре һәм Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Әмир Вафин Сембердәге милли-мәдәни тормышны өйрәнү нияте белән килделәр,- дип өстәде Р. Айсин. Ульяновск өлкэ Законнар чыгару Җыелышы депутатларының һәм «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Ульяновск региональ бүлекчәсе рәисе Игорь Тихоновның тәбрик сүзләрен өлкэ парламенты депутаты Ростислав Эдварс ирештерде. Тантаналы мизгел: «Молодая гвардия» оешмасы җитәкчесе Р.Эдварс һәм татар яшьләренең «Яңа дулкын» җәмгыяте рәисе Р. Садыйков яшь буынны рухи-әхлакый, патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзаладылар. Өлкә татар автономиясе рәисе Фәрит Әюпов исә киләчәктә форумның дәвамлы булуын теләде. Татар егет-кызларының шундый очрашуларын ел саен уздырырга кирәк, диде ул. Ульяновск өлкэсенең эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Руслан Гайнетдинов та сөенечле хәбәре белән уртаклашты. Ул татар бизнесменнарының «Сембер» клубы исеменнән сәламләп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә җыенучы булдыклы, тырыш яшьләрне грантлар конкурсында катнашырга чакырды. Әгәр бизнес -планыгызны кызыклы, уңышлы дип тапсак, 300 мең сумга кадәр субсидия бирә алабыз, проект-ларыгызны безнең департаментка (Рылеев урамы, 41) юллагыз, диде Р. Гайнетдинов. Форумның рәсми өлеше яшь җырчы Эльвира Шәрәфетдинова башкаруында яңгыраган «Иң зур бәхет» җыры белән тәмамланды. «Яшьләрнең актив тормыш позициясе - замана таләбе» дип аталган «түгәрәк өстәл» утырышы да егет-кызларда зур кызыксыну тудырды. Милли мәдәниятләрне үстерү үзәге мөдире Нурия ханым Туркова халкыбызның асыл вәкилләре белән туган телне, культурабызны, традицион ислам динен саклап калу, яшьләрне әйдәп баручыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләү юллары хакында тирән эчтәлекле әңгәмә корды. Мисал өчен, Инза шәһәреннән Линар Алимов фикеренчә, зур урында эшләүче һәм үз артыннан башкаларны да ияртергә сәләтле кешене генә лидер итеп санарга мөмкин. Дөресен әйткәндә, чын лидерлар шундый булып туалар, диде Линар. Ә Казаннан килгән Илшат Рамазанов уйлавынча, лидерлыкка омтылучы кеше, һичшиксез, интеллигенция вәкиле, ягъни зыялы шәхес булырга тиеш. Элеге әңгәмә барышында төбәгебезнең татар яшьләрен мәгариф, эш белән тәэмин итү, тәрбия, эхлаксызлык, ягъни бозыклыкнын чәчәк атуы мәсьәләләре аеруча борчыганлыгы да мәгьлүм булды. Шунысы сөендерә: форум делегатлары бертавыштан, газиз ана телебезне. Тукай һәм Җәлил иҗат иткән телне беләбез, дип белдерделәр. Очрашуда катнашучылар раславынча, татарлар башка милләт вәкилләреннән тел, милли гореф-гадәтләр һәм йолалар, тәрбия үзенчәлекләре белән аерылып торалар. «Түгәрәк өстәл» утырышыннан соң яшьләр өч секциягә бүленеп эшләделәр. Педуниверситет мөгаллиме, тарих фәннәре кандидаты Әмир Әхмәтов татар халкының һәм безнең җирлектәге милли хәрәкәтнең тарих сәхифәләре белән таныштырып үтте. Ә татар автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Наҗия Нурмөхәммәтова ана теленең бүгенге хәле хакында бәян итте. Хәзерге глобализация шартларында туган телебезне фәкать гайләдә генә саклап калу мөмкинлеге туа, шуңа күрә өйдә әти-әниләрегез белән үзебезчә аралашырга тырышсагыз иде, диде ул. Татар мәдәни үзәге директоры Гөлсинә Герасимова исә халкыбызның традицион мәдәнияте хакында әңгәмә корды. Кызганыч ки, катнаш милләтле бистә-авылларда яшәүче яшьләребез Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе кебек күркәм милли бәйрәмнәребез турында бөтенлэй белмиләр икән, дип көрсенә Гөлсинә ханым. Ә «Сембер» ансамбленең хореографы Галина Парфенова татар халык биюе серләренә төшендерде. Секцияләр җитәкчеләре чыгышыннан соң татар яшьләре форумының резолюциясе кабул ителде. Анда «Яңа дулкын» оешмасының бөтен тырышлыгын ана телен, халкыбызның мәдәниятен, традицияләрен һәм йолаларын өйрәнү вә саклап калуга, ата-бабаларыбыз диненә - традицион исламга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, яшьләр арасында радикаль дини һәм экстремистик тәгълиматлар таратылуына каршы торуга юнәлтү кирәклеге ассызыклана. Ульяновск өлкәсе татар яшьләренен I нче форумы мәркәзебез Казаннан кадәр ерак юлны якын итеп килгән иҗат коллективы - «Хамай» группасы тарафыннан оештырылган татарча дискотека белән тәмамланды.
Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең беренче форумы — “Өмет” газетасы, №13 (1001), 2009 ел